Бар көч сенаж салуга. “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең “Урта Саба” бригадасында күпьеллыклар артыннан кузаклы культураларны да сенажга сала башладылар. Хуҗалык эшчәннәре вакытны кулдан ычкындырмаска тырышып, сыйфатлы азык үзерләү өчен бар мөмкинлекләрне эшкә җигәләр. Урыннан безнең репортаж.
Урта Сабаның 60 гектарлы басуында борчак сенаҗга диеп игелә. Ул инде тәмам өлгергән. Сабаклары да саргаеп, азык массасы әзерләү өчен бик вакытлы гына. Җитәкчекләре Ленар Саматов агроном эшен дә алып барганлыктан ул хакта белеп бәян итә. Сабак кипкән, сусыл түгел, димәк курыкмыйча сенажга салырга була.
Басуда техника гөрелтесе бер минутка да тукталып тормый. Ургыч артына утырган Азат Вәлиев борчакны покосларга салып бара. Масса турында зарлана торган түгел. Елына күрә яхшылар исәбендә, яңгырлар бу якларда яздан бирле ныгытып яумаган. Комбайн иярләүче Айрат Галимуллин да 28 ел хезмәт тәҗрибәсендә елларның күптөрлесен күргәнгә әлегә шөкер итәргә кирәк, ди.
Айрат Галимуллин “Саба” җәмгыятенең алдынгы механизаторы. Ел саен кыр батыры исемен лаеклы яулап килә. Шул хезмәтләрен исәпкә алып “Атказанган механизатор ” исемен дә бирәләр үзенә. Аның кыр эшләре сезонында берүзенә өч техника. Чәчү сезонында тракторда эшләсә, азык әзерләгәндә шушы комбайнына утыра, ә уракта бөртеклеләр җыя торган аерым комбайны бар. Язын үзе җиргә күмгән орлыкларны уңыш итеп җыеп алу иң күңеллесе аның өчен. Шуңа уракны дулкынланып көтә.
Комбайн астыннан сенажны Камаз машиналары чокырга ташый. Егетләр бер — берсен алыштырып басу чокыр арасында йөреп тора. Борчак мәйданнарында покослар калын. Яшел масса шуңа авырга да туры килә. Бер рейста 9тонна ярым 10 тонна да килә, — ди Илнар Мәрданов.
Кайткан яшел массаны авыр техникаларда Данил Мөхәмәдиев белән Рөстәм Нигъмәтҗановлар таптатып, тыгызлап тора. Бер үк вакытта 40 гектарлы басуда да арышны сенажга егалар. Аннан кайткан арышны да борчак белән чокырга катнаштырып салалар. Алай иткәндә файдалы үзлекләр күбрәк саклана, — ди җитәкче Ленар Саматов. Хуҗалыкның 3 сенаж чокыры бар. Анын берсе 2мең тонна, икесе 3әр мең тонна сыйдырышлы. Әле узган елдан калган силос запаслары да шактый.
Куелган максатларны тормышка ашыруда җир ананың кодрәтенә таянырга кала. Яңгырлар белән дым булмаганда азык запасы туплау хуҗалыкларны авырлыклар каршында калдыра. Әлегә корылык куркынычы саклана.