Кырларда уракның иң кызган чагы. Игенчеләр иртә таңнан кичкә кадәр комбайннарда бөртек суктыра. Буа районы урып-җыюда алдынгылар сафында бара. Киләсе репортаж шушы төбәк алдынгылары турында.
“Заря” агрофирмасыннан Айрат Мөхәммәтшин теше чыкканнан бирле комбайнда дисәң дә, ялгыш булмас. Инде ничәнче ел ул лидерлар рәтеннән төшми. Узган ел иң күп ашлык суктыручылар арасындагы бәйгедә катнашып, премиягә дә лаек булган. Быел 30нчы урагын эшләүче ирнең улы да әтисе янында өйрәнеп, аның ярдәмчесе булып йөри.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быел да республикада комбайнчылар грантта катнаша алачакларын белдерде. Барлыгы 100әр мең сумлык 200 премия билгеләнәчәк.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов: «менә безнең претендентларыбыз уже бар инде анарга»
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов сүзләренә караганда, 5 августка район кырларыннан барлыгы 65564 тонна ашлык җыеп алынган. Быел бөртекле культуралар мәйданы 58мең 36 гектар тәшкил итә.
Район кырларында быел урып-җыю эшләрендә барлыгы 100дән артык комбайн эшли. Ранис Габитов әлеге данәдә техника ашлыкны үз вакытында амбарларга урнаштыру мөмкинлеген бирәчәк, дип ышандыра.
Алсу Сәмигуллина, Айрат Насруллов.