Район хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне урдырырга керештеләр. Печән, сенаж әзерләүне беренчеләрдән булып “Авангард”та башлап җибәрделәр. Агрофирма алдында 2400 гектарга якын мәйданда күпьеллык үлән урдыру бурычы тора. Кырлардан хәбәрчебез репортажы.
“Авангард” агрофирмасының “Маяк” бүлекчәсендә эш кайный. Биредә күпьеллык үләннәрне урдыралар. Һәрберебез көненә уртача 20-25 гектарда эш башкарырга өлгерәбез, ди механизатор Наил Гыймадов.
Агрофирманың баш зоотехнигы Илдар Сәмигуллин сүзләренә караганда, печәннең сыйфаты яхшы булсын өчен башка технологияләрне дә төгәл үтиләр.
Печән урдыруда алты агрегат эшли, сенажда — өч “МакДон”. Быел хуҗалыкта 4 мең гектар мәйданда азык культуралары игелгән. Шуның 2,5 гектары – күпьеллык үләннәр.
Механизаторлар алга куелган бурычны җиренә җиткереп башкарсын өчен кызыксындыру чаралары да эшләнгән. Норманы арттырып үтәүчеләргә 150 процентка кадәр күләмдә премия биреләчәк.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.