Яхшы кәеф, күтәренке күңел һәр эштә дә бик мөһим. Бригадир Данил Галләмов кырда эшләүчеләрнең хәлләрен белеп бу мәйданнарны тәүлек әйләнә урап тора, кирәк яракны да аңа гына хәбәр итәләр, тукталып торган эш шунда ук җайланып китә.
Фәнияр Ибәтуллин чәчү кампаниясендә орлык чыгару өчен җаваплы. Ул тракторы белән орлык һәм ашлама йөртә. Агрегатларны тутыру эшендә дә булышып тора.
Саба аграр көллияте студенты Альмир Хуҗин да хезмәт практикасын хуҗалыкта үтә.Ул чәчү эшләре вакытында кырдагылар янында шулай ук алыштыргысыз хезмәткәр.Булышлыгы зур.
Ашханә пешекчеләре әзерләгән кайнар аштан соң, чәчүчеләр дәррәү кабаттан эшкә күтәрелә.Май аеның һәр көне кадерле.Борынгылар май аеның бер көне сентябрьнең бер атнасына тора дип, — юкка гына әйтмәгәннәр шул.
Эльза Әхмәтҗанова, Райлә Галәвина Рөстәм Хәлилов Татарстан яңалыклары, Саба районы.