1 нче апрельгә республикабыз игенчеләре техниканы язгы кыр эшләренә әзерләп бетерергә тиеш. Мөслим аграрийлары эшне тәмамлыйлар. Районда чәчү комплексларын ничек әзерлиләр һәм басуга кайчан чыгырга җыеналар – алдагы сюжет шул турыда.
Чәчү эшенә әзерләнү зур булмаган крестьян фермер хуҗалыкларында да, эре агрофирмаларда да кайнап тора. «Туган як» хуҗалыгында тракторларны, чәчү комплексларын, сиптергечләрне ремонтлыйлар. Ремонт һәм әзерлек эшләре Заманча җиһазландырылган боксларда бара. Май алыштырыр өчен зур канистрлар ташырга кирәкми — ул автомат рәвештә җибәрелеп тора.
җирнең 17 мең гектары сөрелә. 56 берәмлек комбайн һәм трактор иртәгә үк кырга чыгарга мөмкин.
Исламов крестьян-фермер хуҗалыгы бик яхшы хәлдә. Фермер авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү буенча иң эре заводның хуҗасы булып тора. Шуңа күрә комбайннар, үзләре җитештергән тракторлар һәм чәчү комплекслары хәзер үк 100 % кырга чыгарга әзер. Игенчеләрнең мотивациясе дә юк түгел.
Механизаторларның 50 проценттан артыгы — яшьләр. Биредә безнең телерадиокомпаниянең «Хезмәт кешесен данлыйбыз» конкурсының узган елгы көмеш призёры Фаил Гыйзетдинов та эшли.
Район хуҗалыкларына орлык, ашлама һәм ягулык-майлау материаллары кайтару дәвам итә.
Шулай кырларны ашлаугамөслимлеләр 10 нчы апрельләрдә чыгарга җыена.
Миләүшә Мусина, Дмитрий Второв, Ренат Сахибгареев, Динар Зиннатуллин, Татарстан яңалыклары.