Кукмара районы федераль дәрәҗәдә чираттагы рекордка бара. Киләсе елда ук терлекчеләр тәүлеккә 500 тонна сөт җыеп алырга ниятли.
Бүгенге көндә 430 тонна, бу күрсәткеч – илдәге муниципалитетлар арасында иң югары сан. Кукмара районы хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләр өчен азык һәм аларны кышка әзерләүне дәвам итәләр. Шушы көннәрдә анда 600 баш танага тагын бер корпус ачыла. Сөт базарындагы бүгенге вәзгыять нинди – бу хакта безнең чираттагы репортажда.