Киләсе язмабыз Кукмара районы фермеры Язил Муллахаҗиев турында. Ул ярты ел эчендә зур умарталык булдырган. «Агро стартап» программасы буенча грант откан. Гаиләнең 127 умарта оясы исәпләнә. Баллы тормышка ирешүнең мәшәкатьләре турында алдагы репортажда.
Умарта оясын сакланып ачарга кирәк. Салкынча һавада бал кортлары тәнне чагып та алырга мөмкин. Ә Илһам Муллахаҗиев курыкмый. Көне умарталарны карап чыгудан башлана.
Ярты ел элек Муллахаҗиевлар гаиләсе “Агростартап» программасы буенча грант откан. Өч миллион сум акчаны умарталыкка тотканнар. Бал һәм бал продуктлары сату гаилә бизнесына әйләнгән. 127 умарта оясы сатып алганнар. Берничә айдан соң йөз тонна бал суыртканнар.
Бал һәм башка умарта продуктларының дәвалау үзлекләренә зур игътибар бирәләр. Алар бөер, ашказаны авырулары вакытында булыша, тешләрне дә дәвалый. Апитерапия белгече Рәсүлә Кәримуллинның бал файдасын күп өйрәнгән. Сатып алучылар җитәрлек, сату өчен шартлар бар. Татарстан буенча 17 яңа Агропарк төзелә. Алар буш тормаячак. Чөнки Татарстан-авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча лидер.
Якын арада Муллахаҗиевлар үз лабораторияләрен булдырырга җыена. Балның сыйфатын, үзлекләрен тикшерүне максат иткәннәр. Республикада көндәшлеккә сәләтле фермерлар арта. Биш ел эчендә мең биш йөздән артык кешегә финанс ярдәме бирергә планлаштыралар.
Ралина Абрамова, Сергей Павлухин, Татарстан яңалыклары,. Кукмара районы.