Тукай районында кош гриппы таралу куркынычы сәбәпле, карантин кертелүе турында хәбәр иткән идек. Чирле йорт кошлары Калмаш авылында табылган.
Берничә көн эчендә Калмаш, Югары Байлар авылларында һәм Яңа бистәдә ике мең биш йөздән артык тавык, каз, үрдәк юк ителгән. Кош гриппының чыганагы – Тукай районындагы бытбылдык фермасы. Хәзер территория сак астында, керү юлында кисәтү билгесе куелган. Хезмәткәрләр тарафыннан санитар таләпләрнең үтәлешен, терлек азыгының сыйфатын контрольдә тоталар. Фермерларга тагын дүрт айдан соң гына кошлар үстерергә, биналарны җентекләп эшкәртеп бетерергә киңәш иттеләр.