Авыл хуҗалыгы өлкәсе, кырлардагы эш барышы белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Апас районы Акхуҗа берләшмәсе Ындырчы бүлекчәсе кырларында эш ничек бара? Алдагы язмада.
«Апас-Мол» агрофирмасы Акхуҗа берләшмәсе Ындырчы бүлекчәсенең 140 гектарлы кыры. Биредә арыш суктыру хезмәте бара. Быел табигать корылык белән сынаса да, барлык технологияләрне вакытында үтәп тиешенчә башкарганга, арышның уңышы начар түгел. Бөртекләр тулышып, мулдан өлгергән.
Апаста яшәүче Азат Хәйруллинның хезмәт юлы техника белән бәйләнгән. Ул һәрвакыт авыл хуҗалыгы өлкәсендә. 15 елга якын районның аграр көллиятендә мастер булып эшли. Биредә ул укучыларга техника нечкәлекләрен өйрәтә. Ә бүгенге көндә комбайнга утырган. “Аяз көннең һәр минуты да алтынга тиң, кадерле дип,”- кыр корабы ярдәмендә икмәк суктыра.
Илнур Багитов Ындырчы авылыннан. 1989нчы елдан бирле руль артында ул. Гомер буе туган ягында хезмәт итә. Бүгенге көндә КамАЗ ярдәмендә ашлык ташуда катнаша.
Эшләү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Кыр хезмәткәрләре көнгә ике тапкыр кайнар ризык белән тукландырыла. Инде үстерелгән икмәкне түкми-чәчми җыеп алырга язсын. Тир түгүчеләргә табигать тә хәерхаклы булсын.
Алия Галиуллина, Гөлназ Вәлиева, Гадиль Галеев, Татарстан яңалыклары, Апас районы.