Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең республика филиалы лабораториясендә корткычларга каршы көрәштә биологик препаратларны куллану буенча күп кенә тәҗрибә үткәрелә. Лабораторрия хезмәткәрләре районнарда белгечләрне үсемлекләрне саклауның иң нәтиҗәле ысуллары белән таныштыра.
Үсемлекчелектә корткычларга каршы химик чаралар куллануга алмашка биологик препаратлар килә. Әсрар Фәхретдинов – тәҗрибәле умартачы. Корткычларга каршы көрәшүнең яңа алымнары белән кызыксына.
Энтамофаг препараты электән үк билгеле. Татарстанда ул узган гасырда ук барлыкка килгән, тик әллә ни кулланыш тапмаган.Үзәк белгечләре күптән онытылган бу препаратны кабат куллану ягында.
Әлеге препарат агулы химикатлар куллануны киметергә ярдәм итә. Чөнки соңгылары үсемлекләр өчен генә түгел, ә файдалы бөҗәкләр, бигрәк тә бал кортлары, шулай ук авыл хуҗалыгы хайваннары, кешеләр өчен дә зыянлы. Энтомофаглар куллану экологик яктан чиста азык-төлек продуктлары алуда беренче адым.
Инде ярты гасырга якын халыкның үзәгенә үткән колорадо коңгызына каршы бөҗәк үстергәннәр. Кандалсыман подизус бөҗәге коңгыз белән туклана. Җәй көнне Америкадан кайтарылган әлеге бөҗәкләрне безнең климат шартларында бәрәңге кишәрлекләрендә сынап карарга җыеналар.
Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары, Буа районы.