Буа районының Аксу авылы тирә-якта кишер үстерү осталарының күп булуы белән аерылып тора. Хәзер фермер хуҗалыкларында яшелчәләрне соңгы гектарларда казып, уңышны җыялар. Осталарның күп еллык тәҗрибәсе күрсәткәнчә, октябрь уртасы кишер җыю өчен иң кулай вакыт. Быел уңыш ничек? Киләсе репортажда.
Капчыкларга иң эре, иң яхшы кишерләрне генә сайлап тутыралар. Сыйфат алгы планда. Кишерләрне кырда ук сортларга аералар. Эреләрен, уртачаларын, вакларын аерым җыялар. Кишер мөмкин кадәр озаграк саклансын өчен, сабакны шунда ук кисәләр.
Мондый мул уңыш- базларны кышка запас белән тутыру гына түгел, авыл халкы һәм күрше-тирәдә яшәүчеләргә сезонлы эш урыны да. Көнгә мең ярым сумга кадәр акча алалар. Шикәр чөгендере, бәрәңге җыюда да эшлиләр. Төшке аш бушлай.
Фермерның кишер җирләре 4 гектар мәйданны били, өчесендә уңыш җыелган инде. Яшелчәчеләр нәкъ менә хәзер уңышны җыюның кулай вакыты диләр — кишер сусыллыгын югалтмый, кышка яхшы саклана. Җирле халык та, күрше республикадан да сатып алучылар күп.
Шакировлар фермер хуҗалыгы узган коры җәйдә дә, кишерне бик иртә чәчеп, туфракка ашлама кертү нәтиҗәсендә, өстәмә су сипмичә дә, мул уңыш үстерә алган.
Камилә Мусина, Гакил Камалетдинов, Татарстан Яңалыклары, Буа районы.