Киләсе якшәмбедә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Бүген тармак алдынгыларын Казан Экспо үзәгендә хөрмәтләячәкләр. Тантанада республика президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.
Сөекле Тукаебыз язганча, быел җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуды. Игенчеләр өчен ел уңышлы килде. Амбарларга 5 миллион 300 мең тонна ашлык салынды. Һәр гектардан 35 әр центнердан артык бөртек җыеп алынды. Кукмара, Зәй, Балтач, Тәтеш районнарында ул 43-45 центнердан артып китте. Әле 40 мең гектарда бөртек өчен кукуруз уңышын җыеп аласы бар.
Татарстан агросәнәгать комплексында уңышлы эшләүче фермер ир-атлар белән беррәттән, хатын-кызлар да бар.
Шуларның берсе Нурлат районыннан — Нәсимә Камалова эшчәнлеген алты ел элек Нариман авылы кырларында башлаган. Хәзер 550 гектар чәчүлек җире бар, бөртекле культуралар: арыш һәм арпа үстерә.
Алдынгылар һәр районда, һәр хуҗалыкта җитәрлек. Татарстан радиосының туры эфир тапшыруында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахмнов быел басуларда көнне-төнгә ялгап, маңгай тирләрен түгеп иген үстергән, аны җыеп амбарларга урнаштырган , кышка малларга җитәрлек азык әзерләгән авыл эшчәннәренең фидакярь хезмәтләрен билгеләп үтте.
Республикада бәрәңге алу да тәмамланып килә. Быел икенче икмәк 4 мең 100 гектарда игелде. Техник культуралар, шикәр чөгендере уңышын җыю дәвам итә. Шулай булгач, һава торышы җайлы торса, механизаторлар һөнәри бәйрәмнәрен дә басуларда — тынгысыз эштә каршылаячак. Ә хезмәте барның – хөрмәте бар.
Таһир Һадиев ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары.