Кеше 90 яшьлекүрне узса, ул озын гомерле дип санала. Республикбаыз районнарында да озын гомерле кешеләр шактый. Алар һәрвакыт игътибар үзәгендә. Алдагы видеоязмабыз герое дә әнә шундыйлардан. Актаныш районының Чишмәбаш авылында гомер итүче Вазыйх Мирасов шушы көннәрдә генә тугәрәк гомер бәйрәмен каршы алды.
90 яшен тутырса да үзен егетләр кебек хис итәәле Вазыйх ага Мирасов. Чишмәбаш тыңгы белмәс, актив яшәү рәвеше алып баручы өлкән затларының берсе ул. Бугенге көндә барыннан да канәгатьбулып , балалары, оныклары янәшәсендә гомер кичерә.
Тумышы белән шушы авылдан Вазыйх ага. Хезмәт юлын исә шушы җирлектә хуҗалыкта башлап җибәрә ул 9 яшеннән ук хезмәттә мин дип искә ала үзе.
Иркутск якларында хезмәт иткәндә үзенең гомерлек ярын тормыш иптәшен очрата.
Хатыны Нина белән 65 ел бергә тату гомер кичерә Мирасовлар. Бер кызга гомер бүләк итәләр.
Бугенге көндә Вазыйх ага әлеге йортта үзе генә яши. 3 өй аркылы гына яшәүче кызы Рәисә, оныклары да һәрвакыт килеп хәлен белеп торалар, кирәк чакта ярдәм кулын сузалар.
Юбилее уңаеннан Вазыйх аганы райондашлары тәбрикләде.
Юбилее белнә котларга килгән һәркем Вазыйх агага хәерле картлык һәм сәламәтлек теләде.