Яшел Үзән районының Күгеш авылы җирлеге халкы әле ел башында гына өр яңа мәдәният йортлы булды. Инде менә тагын бер сөенеч — Айдар авылына багышланган өр -яңа китап басылып чыкты. Аны тәкъдир итү чарасыннан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Шунда туып-шунда үскән җанга газиз авылыңа багышланган китапны кулга алу ул һәркем өчен дә , дулкынландыргыч, бәхетле мизгелләр. Бердәм Айдар халкы өчен дә нәкъ шулай. 2018 елда эшкә керешәләр, нәтиҗә озак көттерми. Күрәсең , хәерле сәгатьтә башланган. Яңа китапка хәер-фатыйха бирер чак та җитте.
Авыл тарихын барлау турында беренче сүз чыккач соңга калмадыкмы соң дип икеләнүчеләр дә була. Фәния Әхмәтҗанова икеләнләргә урын калдырмый. Күмәк көч күл күчерә дип тәвәкәлли.Өстәвенә китап белән бергә яңа мәдәният йортын салдыру өчен дә җан ата.
Бүләк булырлык китап язарга күптән алынасым килеп йөргән идем дә, җае-вакыты юклыка сылтап кичектерелә килде. Ниһаять, авылдашларым сезнең ярдәм белән китап басылып чыкты. зур рәхмәт дип башлады үз чыгышын Фәния Әхмәтҗанова.
Юраганга юш килә ул. Бигрәк тә ярдәмчел, хәтере нык авыл халыкы барында.
Нурия апа кебек язып җибәргәннәрне җыеп эшкәртеп торуны эшче төркем башкара. Берсе хәбәрләшә, икенчесе фотолар туплый, өченчесе корректор була. Кыскасы бары да үз өлешен кертә.
Айдар авылы тарихына багышланган китапның фәнни консультанты — Фаяз Хуҗин. Тарихи фактларга бәяләмә бирә, дөреслеген тикшерә.
Тарихчылар дәүләт тарихын язса, ә төбәк тарихын өйрәнүчеләр исә милләт тарихын кеше язмышлары аша яза.
Бергәләп язучыларга Бакырчыдан Рәйхана Зәйнуллина да кушыла.Айдар авылы белән бәйле истәлекләрен җирле Яшел үзән газетасында бастыра. Әлеге басманың баш мөхррире дә Айдар халкының шатлыгын уртаклашырга кайткан иде.
Бәйрәмәдә Дәүләт советы депутаты Хафиз Миргалимовның катнашуы да очраклы түгел. Яңа китапның авторы белән алар бергә укыган. Кунак буш кул белән кайтмаган, эшче төркемгә медальләр өләште.
Китапны тәкъдим итү барышында Фәния Әхмәтҗанова аылдашларына тагын бер бүләк әзерләгәне ачыкланды . Тәслимә Низами Айдар авылына багышлап җыр язган. Аны беренче тапкыр Айгөл Мөстафина башкарды.
Кем син, айдар баба китабының бер бүлеге язмышы Айдар авылы белән бәйле күернкле кешеләргә багышлаган. Алар арасында , яңа җыр сүзләренә кертелгән Сара Садыйкова белән Газиз Айдарский да бар. Фәния Әхмәтҗанова сүзләрен язылган тагын бер җыр яңагырады ул көнне.
Үзешчән композитор, автор башкаручы Тәслимә Низами Минем сүзләргә шырт-мырт көй язмаска куша Фәния дип көлдереп тә алды.
Әнә шулай ихлас сүзләргә, җыр-моңга, шигъри сүзгә бай булды ул көнне китап бәйрәме.Мең бәләдән коткара торган рәхмәт сүзе дә еш кабатланды. Казанда , Дәүләт эшен кайгыртып йөреп кайтаалмый калган Иганәчеләр Фәннур Зыятдинов , Госман Низаметдиновларга да халык гөрләтеп кул чапты. Бәлки ишетерләр дип. Ихластан.
Тарихи китаплар язу өчен киң мәгълүматлы булу кирәк. Гарәп имлясын да, латин графикасын да, борынгы рус язуын да белергә, өйрәнергә кирәк. Дөрес, боларны белмәгән килеш өстән-өстән генә, авылларда исән калган әби-бабайлар истәлегенә таянып та язып була. Алары да кирәк, әмма алар тарихи фактларның, документларның асылын тирәнрәк аңлау өчен бизәк булырга тиеш. Берсен-берсе тулыландырып, әдәби, йөгерек тел белән дә язылса, менә шул очракта бу китаплар укучыларның өстәл китабына әйләнергә мөмкин.
Матур табигатьле Айдар авылы тарихы 1700 нче еллардан башлана. Хәзерге Кайбыч районындагы ХуҗаХәсән авылына нигез салучының Күгәй исемле улы була. Күгеш, Ислам, Айдар Күгәйнең уллары дип языла тарихи чыганакларда.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.