Кече авылның олы шатлыгы — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Авыл

Кече авылның олы шатлыгы

30.06.2021
Кече авылның олы шатлыгы

Матур булса да торган җир, сагындыра туган җир. Ә туган җирдә елына бер тапкыр булса да күрешеп, хәл-әхвәлләрне белешү, сагыну хисләрен уртаклашу – үзе бер гомер. Чирмешән районының 12 йортлы Кызыл Чишмә авылында туып-үскән якташлар да туган җирне онытмыйлар, ел саен җәен авылларына кайталар, чишмә буенда Корьән ашы уздыралар. Быелгы бәйрәмнең иң күркәм мизгелләре Фәнис Мөхәммәтов репортажында.

Моннан 95 ел элек Утыз Имән авылыннан берничә гаилә Сөлчә елгасы буйлап. урман буендагы чишмәләр башланган урынга күченеп, йортлар сала. Табигатьнең искиткеч матур урыны бу: әкияттәге сыман, кызыл ташлар арасыннан чылтырап йөгерек чишмәләр ага, тирә –юньне чәчәкле, җиләкле хозур урман чолгап алган.
Минһаҗевлар гаиләсе кайткан барлык авылдашларын самоварлар куеп, шифалы үләннәрдән, җиләкле чәй эчертте, үзләре пешергән тәм-томнан авыз иттерде.

Мәйданга авылның яшәешен-көнкүрешен чагылдырган әйберләрне тезеп куйганнар. Барысы да күз карасыдай кадерле. Ат арбасы тәгәрмәченнән алып, керосин лампасына кадәр бар.

Новости СМИ2

Күрешеп кочаклашу, эчкерсез аралашу шатлыгынан мәйдан балкып-гөрләп торды.

Кайчандыр гөрләп торган 75 йортлы авылда хәзер санаулы гына кешеләр яши.

Кызыл Чишмә кияве Рафикъ Әхмәтов тумышы белән Чистай ягыннан, бәйрәмгә сөлгеләр күргәзмәсе белән кайткан.

Кызыл Чишмә халкы бер йодрыкка берләшеп, бердәм яши. Бер эш кузгатсалар, дәррәү килеп өмә ясыйлар. Берничә ел элек Казанда яшәүче эшмәкәр Илгиз Мөхәммәтов мәчет салу өчен бура кайтарткан. Мәчетне өмә ясап салганнар.

Новости СМИ2

Бергәләшеп өйлә намазын укыдылар.
Кызыл Чишмә – чишмәләр иле. Нефтьчеләр, авылдашлары ярдәме белән аларны төзекләндергәннәр.

Кызыл Чишмәдә авыл көнен чират буенча ел саен бер гаилә уздыра. Быелгысын Сәйфуллин Нәбиулла аганың биш баласы–Әгъдәс, Розалия, Хафиз, Илхат, Әлфия үз көчләре белән оештырган. Барысы да Түбән Камада яши. Розалия Сәйфуллина-Гыйззәтуллина — мөгаллимә, филология фәннәре кандидаты. Туган авылына багышлап китап язган, очрашуда аны да тәкъдим иттеләр.

Авыл көне Кызыл чишмә буендагы яланда 300 кешелек зур Корьән ашы белән тәмамланды. Бакыйлыкка күчкән авылдашылары рухына дога кылдылар. Кызыл Чишмәдәге якты күркәм очрашулар киләчәктә дә насыйп булсын!
Фәнис Мөхәммәтов, Ирек Хәмидуллин, Илсур Вәлиуллин, Татарстан яңалыклары, Чирмешән районы.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Хәерле көн, Татарстан! (28.05.21)

Хәерле көн, Татарстан! (30.06.21)

Татарстанда җир көчен үлчәүче лаборатория ачылды

Татарстанда җир көчен үлчәүче лаборатория ачылды

Июльдән нинди гаиләләргә акча тиеш?

Июльдән нинди гаиләләргә акча тиеш?

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+