Киләсе шимбә көнне, 7 августта Казанда махсус авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Ярминкәләр сәүдә үзәкләрендә кайбер төр ашамлыклар, яшелчә бәяләренең кыйммәт булуын исәпкә алып оешты
Казан Башкарма комитеты республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә шундый карарга килде. Ярминкәләрдә җитештерүчеләр үз продуктларын, яшелчә һәм бәрәңгене кибетләргә караганда арзанрак бәяләрдән тәкъдим итә. Сәүдә 5 урында һәр атнаның шимбә көннәрендә оештырыла.