Каратун җирлегендә зур бәйрәм. Чарага килгән һәрбер кунакны ипи тоз белән каршы алалар. Каршы алучылар милләтара дуслыкны, татулыкны чагылдыра. Алар төрле милләт вәкилләренең киемнәрен кигән, төрле телдә сәләмлиләр дә.
Каратунның тарихын чагылдырган театарльләштерелгән тамаша, җирлекнең 81 еллыгына багышланган зур чара нәкъ менә әлеге матур мизгелләрдән башлана. Сәхнә түрендә җирлектә эшләп килүче мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, шәфкать туташлары, ветераннар.
Бәйрәмдә катнашучыларны район Советың аппарат җитәкчесе Данис Сәйфетдинов сәламләде.
Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев барлык халыкны бәйрәм белән тәбрикләде.
Радик Исмәгыйлев бәйрәмне оештыручы иганәчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәм кызганнан кызганнан-кыза. Өлкәннәр һәм балалар өчен төрле атракционнар эшли, уеннар оештырыла. Тагын бер үзенчәлек. Каратун җирлегендә яңа предприятие эшли башлаячак. Алар үзләренең беренче продукцияләрен халыкка тарата. Тирә-юньгә хуш исле икмәк исе таралды. Теләгән һәрбер кеше аны авыз итәр өчен үзенә алды.