Кышкы чорда йорт хайваннары гына тугел, урман җәнлекләре дә кайгыртуга һәм ярдәмгә мохтаҗ. Ел саен көзге, кышкы чорларда аучылар җәмгыяте тарафыннан аларны тукландыру эше оештырыла. Билгеле урыннарга азык запасы урнаштырыла, кыргый җәнлекләргә уңайлы шартлар тудырыла. Әйтик, Актаныш районында гомер итүче Рафак Мирзаһитов әлеге эштэ бик актив катнаша.
Рафак МирзаҺитов әнә шулай ике көнгә бер мәртәбә урман кырларны әйләнә. Үзе кузәтчелек иткән Татар Суксуы участогында яшәүче кыргый җәнлекләре карау, алар өчен уңайлы шартлар тудыру максаты белән килә ул бирегә. аларга азык запаслары сала.
Кышкы чорда кыргый хайваннарны ашату өчен урманчылар тарафыннан 7 тонна тоз белән бергә печән, ашлык, азык калдыгы әзерләп куелган. Бу – урмандагы җан ияләренә кышын азык табарга булышу, кар калын булган очракта ярдәм максатыннан башкарыла.
Актаныш урманнары аз булган район исәпләнсә дә, районда кыргый җәнлекләр җитәрлек. Поши, болан,кабан, төлке, кыр кәҗәсе, куяннырның берничә төре яши ди аучылар. Аларның һәркайсын эзләреннән танырга була.
Урман җәнлекләренең Азык запасын барлап тору урманчыларлар тарафыннан даими төстә башкарыла. Җәнлекләргә йөрү өчен юллар салу эше дә план нигезендә башкарыла.
Бугенге көндә район аучылар җәмгыяте тагын бер эшкә әзерләнә. Гыйнвар урталарында республикада кыргый җәнлекләрне кышкы исәпкә алу башланды. Республика территориясендә урман җәнлекләрен исәптә тоту эшендә аучылык хуҗалыклары белгечләре, урманчылар, биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, җәмәгать инспекторлары һәм бу эшкә битараф булмаган аучылар катнаша. Исәпкә алу 10 мартта кадәр барачак.
Район аучылар җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Галләмов билегләп узганча, кышкы исәпкә алуны үткәрү өчен җилсез, аяз, җәнлек эзләрен кар каплап китми торган көннәр кирәк булачак.
Эльза Әхмәтҗанова, Регина Салахова, Марат Саррахов, “Татарстан яңалыклары”, Актаныш районы