Кечкенәдән үк тормыш сынауларына дучар ителгән балалар һәм аларны тәрбияләүче әти-әниләр өчен Кайбыч районында хәйрия бәйрәме уздырылды. Игелекле чараны хәбәрчеләребез дә күреп кайтты.
Мөмкинлекләре чикле балалар матди дә, рухи да ярдәмебезгә мохтаҗ. Әйдәгез, җылы хисләребезне, ягымлы карашыбызны, кайгыртучанлыгыбызны кызганмыйк дип белдерде район башлыгы хәйрия бәйрәмен ачу тантанасында.
Альберт Рәхмәтуллин, шәхсән үзе дә әлеге хәйрия акциясенә кушылып балаларга бүләк –күчтәнәчләр бирде һәм һәрберсен Татарстанда балалар өчен чыгарылган газет-журналларга яздырды. Хәйрия бәйрәмен оештыруда Кайбыч халкының да өлеше зур. Һәркем булдыра алганча үз өлешен керткән. Ә төп башлап йөрүчеләр районның социаль яклау бүлеге, Ветераннар советы рәисе Рушания Лотфуллина белән “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының
Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Кайбыч районы бүлеге җитәкчесе
Шулай ук әлеге хәйрия чарасында “Наз” иҗтимагый хәйрия фонды да катнашты. Кайбыч районы белән алар гел элемтәдә. Чәчәк кебек балкып утыручы әниләргә гөл бүләк итим әле диде еш кына аларны Казанга чакырып бәйрәмнәр оештырган Нурания Сәйфетдинова.
36 бала һәм аларның әти-әниләре өчен әлеге бәйрәмне бүләк итүдә район эшмәкәрләре Илсөя һәм Рамил Җәләлиевләрнең дә өлеше зур. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр аралашып яши алмый. Еш кына аларның көннәре, айлары, еллары гел өйдә генә уза. Инвалид балаларга бигрәк тә яшьтәшләре белән аралашу, бәйрәмнәрдә катнашу җитми. Бу җәһәттән ,Кайбыч районы шушындый хәйрия чараларын даими үткәреп килә. Тиздән Яңа ел чыршысы янында кабат очрашырга җыеналар.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклар.