Авыл хуҗалыгы эшләрендә ял да, бәйрәм дә юк дигән гыйбәрә яши. Әмма бу фикер белән килешмәүчеләр дә бар. Шушы көннәрдә Кайбыч районы үзенең фидакарь авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә хөрмәт бәйрәме оештырды. Хөрмәт һәм хезмәт бәйрәменнән Мөршидә Җиһан репоратжы.
Соңгы елларда авылда хезмәт куючы уңганнарыбызны икешәр мәртәбә хөрмәтлибез. Берсе сабан туенда булса икенчесе көзен. Ә Кайбыч районы хезмәтенә күрә хөрмәтне даими күрсәтеп торыга кирәк дип саный. Шуңа да зурлап бәйрәм төсмере алган алдынгыларны котлау кичәсе үткәрде.
Авыл кешесенең хезмәте табигатькә бик нык бәйле шул. Әнә быел да һава торышы безне ничек кенә сынамады. Шулай булуга карамастан Кайбыч районының тулаем күрсәткече республикакүләмендә алдынгылар рәтендә.Зур уңыш алуның 90 проценты “Август-Кайбыч” җәмгыяте эшчәнлеге нәтиҗәсе.
Бүләкләнүчеләр хөрмәтенә җирле үзешчәннәр махсус концерт програмасы әзерләгән. Җирле артистлар булу шулай ук авыл күрке, гомумән Кайбыч районындагы революцион үзгәрешләр соңгы ике елда аеруча сизелә.
Тиешле шартлар булгач , хезмәт хакын да вакытында түләгәч эшлисе килеп тора шул.
Ульянково авылда гаҗәпләнерлек хәлләр шактый. 100 тонна ашлык киптерү мөмкинлегенә ия ике корылма янәшәсендә биш зур склад, дистәләгән ярдәмче биналар төзеп куйганнар. Икенче елдга 400 баш савым сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексы да сафка баса дип ышандыра җирле җитәкчеләр. Димәк, сөтчелек буенча да республикакүләмендә ирешәсе үрләре алда.
Мөршидә Җиһан, Альберт Сафиуллин. Татарстан яңалыклары.