Кайбыч районы узган елгы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары нәтиҗәләре буенча республика күләмендә 15 нче урынга күтәрелде. Мондый уңышка ничек ирешкәннәр? Хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
45тән урынннан 15кә күтәрелү район җитәкчелеге тарафыннан алып барылган максатчан эш нәтиҗәсе. Төгәлрәк әйтсәк эшсезлекне киметү, яңа инвестицияләр җәлеп итү хисабына Кайбыч районы оешканнан бирле беренче тапкыр алдынгылар рәтендә. Бу хакта районның совет утырышында катнашкан Юрий Камалтынов та искәртте.
Бертуктаусыз эшчәнлек дигәндә авыл хуҗалыгы тармагындагы тынгысыз, ялсыз эш күздә тотыла. Нәкъ менә шушы тармакны яңа инвесторлар «Август-Кайбыч» җәмгыяте җәелдерә. Ульянково авылы янындагы ачык кырда ашлык киптерү комплекслары һәм ангарлар, икенчесендә –административ бина, ремонтмеханика мастерское һәм лаборатория, өченче этапта 3400 баш сыерга исәпләнгән мегаферма сафка бастырырга җыеналар. Шулай ук тулаем күрсәткечләренә М 12 трассасының район аша узуы да уңай тәэсир итә.
“Башлангыч фермер” һәм башка дәүләт программаларында катнашып грант отып эшләүче фермерлары да шактый. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин еллык үсеш нәтиҗәләренә анализ ясаганда Кайбыч халыкының сәламәтлеген кайгыртуга аерым игътибар бирелүе турында да сөйләде.
Шулай ук Кайбыч районында мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итү дә аерым игътибарда. Гуманитар ярдәм акөияләре оештыралар, гаиләләренә ярдәм күрсәтелә. Иске Тәрбит авылындагы урамга Украинадагы махсус операция барышында һәлак булган Алмаз Батанов исеме бирелгән.
Совет утырышларында бик күп районнырның иң начар күрсәткече туучыларның үлүчеләрдән ким булуы. Кайбыч районында да бу мәсьәлә кискен. Димәк, демография проблемасын кичекмәстән хәл итәргә кирәк дигән сүз.
Мөршидә Җиһан. Кайбыч районы хакимиятенең матбугат үзәге.