Июнь аенда бик күп һөнәри бәйрәмнәр билгеләп үтелә. Шуларның берсе Россиянең ирекле янгын сүндерүчеләр көне. Олы Кайбыч районы әлеге бәйрәмне быел аеруча әзерләнеп көтеп алды . Чөнки смотр — конкурс буларак оештырылган ирекле янгын сүндерүчеләр бүлекчәләре ярышы быел Кайбыч районында узды. Кайсы команда беренчелекне яулавын хәбәрчебез Мөршидә Җиһан күреп кайтты.
Янгынга каршы көрәшүчеләр һөнәре – иң авыр һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе. Алар үз гомерләрен куркыныч астына куеп, ут астына керә, кешеләрне коткара, мал-мөлкәтләрен саклап калу өчен көрәшә. Бу җәһәттән республиканың ирекле янгын сүндерү бүлекчәләре арасында үткәрелгән смотр-конкурс
әһәмияте бермә –бер арта.
Әлеге чара Татарстанда 13нче тапкыр уза. Смотр-конкурста катнашучыларга Мәскәү кунаклары- Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, район халкы күңелдән теләктәшлек белдереп , көч-дәрман биреп торды.
Ярышлар ике этапта үтте. Беренчесендә йөгереп барып, койма аша чыгарга һәм “зыян күрүчегә” беренче ярдәм күрсәтелсә, . Икенчесендә янгын насослары аша масус билгеләнгән урынга су сиптерелде.
Өлкәннәрдән яшьләр дә үрнәк ала. Янгын сүндерүче һөнәрен яшьләргә җиткерүнең шушындый смотр –конкурслар иң үтемле чарасыКунакчыл Кайбыч төбәге смотр-конкурс белән беррәттән кече сабан туе да оештырган. Милли –мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләре елы күңелгә аеруча кереп калсын әле дип тырыштык ди Лилия Сафина.
Смотр-конкурс Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Кайбычтагы бүлеге һәм район мәгариф бүлеге белән берлектә үткәрелде.Барлык командалар да ныклап әзерләнеп килгән, әмма шулай да форсат бу юлы Кайбыч районы Чүти авыл җирлеге командасына хәерхаклы булды. Алар беренче урында. Димәк, өр-яңа Зил 131 янгын сүндерү машинасы да аларныкы. Җиңүче командалар Россиякүләм ирекле янгын сүндерүчеләр смотр –конкурсында катнашу хокукын яулады.
Мөршидә Җиһан, Ленар Хәбибуллин Татарстан яңалыклары, махсус Кайбыч районыннан.