Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылы мәдәният йортының яңартылып эшли башлавына бер ел. Биредә истәлекле көннәр уңаеннан үткәрелгән бәйрәмнәрдән тыш үзенчәлекле чаралар да оештырыла. Күптән түгел узган “Бер күрүдә гашыйк булу дигән тамашада хәбәрчебез Мөршидә Җиһан да катнашты.
Тамаша башланырга санаулы минутлар гына калып бара. Бәрхет пәрдә артында бер күрүдә гашыйк булу тамашасында катнашып үзен сынап карага килгән егетләр һәм кызлар.
Таныштылар әлбәттә. Башта барысы бергә. Аннан аерым аерым сорауларга җавап бирелде. Араларында җыр- биюгә осталар да үз сәләтен күрсәтте.
Наил Ибраһимовка 35 яшь. Хуҗа Хәсән авылында инглиз теле укытучысы булып эшли. Булачак хатыны нинди сыйфатарга ия булырга тиешлеген белә, ләкин әлегә насыйбымны очратмадым ди.
Наил Ибраһимов: «Тыйнак кызларны яратам, минемчә ул беренче сыйфат. Аннан аралашу вакытында аңлашасың, әлбәттә ышанычлы, тугры булырга тиеш.»
Әлеге чара Кайбыч районы Башкарма комитеты һәм «Гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге» дигән коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма тарафыннан оештырылды.
Әлбәттә бу уен. Ләкин татарда уеннан уймак чыга диләр. Аны яхшы мәгънәдә аңларга кирәк. Бер-ике ел элек Кайбычта яшьләрне таныштыру, кавыштыру үзәге ачу теләге дә бар иде. Ихтыяҗ бар. Димәк, теләктән гамәлгә күчәргә вакыт.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов.