Махсус хәрби операция зонасында катнашучыларга теләктәшлек белдерү, аларга ярдәм итү максатында, ил күләмендә төрле чаралар үткәрелә. Олы казанда ни кайнаса, кечесендә шул кайный, дигәндәй, Кайбыч район халкы да илкүләм игелекле эшләрдән читтә калмый. Нинди генә акцияләр игълан ителмәсен, анда үз өлешләрен кертергә тырышалар.
“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” дигән хәйрия концертлары күңелдә бик җылы тәэсирләр калдыра, сәхнәдә чыгыш ясаучылар тамашачыны елата да, көлдерә дә. Әнә шундый акцияләр вакытында халкыбызның олы җанлы булуы аеруча ачык күренә. Олы Подберезье, Колаңгыдагы мәдәният йортларында шул тирәдәге авылларда яшәүчеләр дә тамашачы булып килгән хәйрия концертларында шундый фикер ишетергә туры килде. Клубларга йөри алмаучы өлкәннәр арасында, концерттан кергән акчаның солдатлар өчен тотылуын белгәч, үзе бара алмаса да, кесәсеннән саллы гына сумма чыгарып бирүчеләр булган. Әтиләрен, туганнарын сугышка озаткан, югалту кайгылары кичергән буын вәкилләре тынычлык кадерен бөтен тирәнлеге белән аңлый шул.