Сәнәгать масштабында яшелчә үстерү белән шөгыльләнүчеләрнең мактанырлык уңышлары бар. Республика хуҗалыкларында хәзер яшелчәләрне җыю бара. Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре республикада тагын бер атнадан — 10 сентябрьдә башлана. Ярмикәләрдә кайсы яшелчәләрне сатачаклары мәгълүм инде.
Кырдагы башаклар Татарстанның алтын уңышы. Бу ел икмәккә бай.
Нурлат һәм Әтнә районнарында урып-җыю төгәлләнгән инде. Тагын күп кенә районнарда күрсәткечләр 99 процентка якынлашкан.
Кырларда игенчеләр хәзер тәүлек буе эшли. Икенче икмәк-бәрәңгене җыю да башланды. Бер минутны да әрәм итмәс өчен, аяз көннәрендә, барлык техника да туп-туры басуга юл тота.
Монда барлык яшелчәләр сугару астында, кәбестә, кишер һәм чөгендер.
Арча районында гектардан уртача биш йөз центнерга кадәр уңыш җыялар. Сатучылар яңа уңышны көтә. Тулаем республика буенча яшелчәләр белән дә бөртекле культуралар белән дә җитешсезлекләр юк.
Хәер, аграрийларның эшләре беркайчан да төгәлләнми. Яңа перспектив сортларны чыгара торган селекционерларныкы кебек үк. «Надира» дигән бодай сортлары, тәрҗемәдә «сирәк очрый торган матур» дигәнне аңлата.
Бу Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кырлары. Нәкъ менә монда «Надира»ның яңа сорты үсә. Тышкы кыяфәте белән ул башкалардан берни белән дә аерылмый. Әмма башакны кулга тотып аны усаң шәмәхә бөртекләр күренә башлый. Нәкъ менә алар бу сортның файдалы һәм уникаль икәнен аңлата.
Шул ук вакытта республикада оригиналь элиталы орлыклар чәчүлекләре авыл хуҗалыгы мәйданнарының кырык процентын алып тора!
Белгечләр быел Татарстанда икмәк уңышын — биш миллион тоннадан артык булыр дип фаразлый. Бәрәңге, кишер, чөгендер, суган, сарымсак һәм башка яшелчә, җиләк-җимешләр дә җитәрлек була. Шулай ук беренче сатып алулар Агропромпаркта бакчачыларның шимбә ярминкәсендә була.
10нчы сентябрьдән көзге ярминкәләр башлана. Ә киләсе атнадан бөртеклеләрне җыюны, аннары көзге культуралар чәчүне төгәлләү.
Алия Галиуллина, Инна Данилова, Ренат Сахибгареев, Ильдар Галяутдинов, Татарстан яңалыклары