Алдагы видеоязмабыз Саба һәм Теләче районнарының танылган эшмәкәре, хәйрияче Рифкат Шәфыйков турында. Нинди генә эшкә алынса да, барсын да булдыра ул. Теләче районында “Туган авылым” музей эшчәнлегеннән тыш, бүгенге көндә зоопарк булдыру белән шөгыльләнә. Шушы көннәрдә балалар өчен мавыктыргыч экскурсия үткәрде.
Рифкать Шәфыйков зоопарк мәйданчыгын ике ай элек барлыкка китергән. Монда балалар кечкенә малларны, кош-кортны тотып карый һәм үзе ашата ала.
Хәзер моннан балалар өзелми. Әкренләп бакчага йөрүче нәниләрнең яраткан урынына әверелеп бара. Экскурсиягә дип еш киләләр. Авыл җирендә дә мал асрау елдан — ел кими башлады. Кызыксынучан, мал җанлы малай – кызларга монда бик күңелле.
Рифкать абый хуҗаларына сыймаган кош-корт, малларны да сыендыра. Менә бу Герой исемле бөркетнең дә үз тарихы. Иркенлекне яратучы эре ерткыч кош читлектә үзен яхшы хис итә.
Кәҗәләр, пони, кабарып торган күркә, цесарка, куян, песи, тиеннәрнең урыны рәхәттә. Йорт һәм кыргый су кошлары тар гына җирдә бер гаилә сыман яши. Шушында бәбкә чыгарып елдан — ел саны арта. Күлдә балык та җитәрлек. Кои балыгы белән гибридлашкан карась алтын балыкка әверелеп теләкләр теләтә.
Уйнап, тамаша кылып арган балаларны Шәфыйковлар мичтә пешкән тәмле коймак, татлы су белән сыйлады. Алар һәркемне тигез күрә һәм үзендә көтә.
Балалар күңеле һәрнәрсәне сеңдерә. Бу да якты хатирә булып гомерлеккә сакланып калачак.
Гөлназ Вахитова, Ирек Солтанов, Татарстан яңалыклары, Саба районы.