Яңалыклар чыгарылышын «Күркәм эшләр эзеннән…» сәхифәсе дәвам иттерә. Аның бүгенге герое үз төбәгендә генә түгел, республика күләмендә дә билгеле шәхес. Зур дәрәҗәләре, исемнәре өчен түгел. Башкарылган хезмәте, кешеләр белән эшли белү сәләте, аларга игътибарлы мөнәсәбәте, иҗаты өчен ул халык күңелендә олы ихтирам казанган кеше. Сүзебез — шагыйрь, тәрҗемәче, күпсанлы китаплар авторы, мөгаллим, район җитәкчелегендә эшләгән, Балтач районы энциклопедиясен язган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гарифҗан Мөхәммәтшин турында.