Татар көрәше цивилизациядән артта калмый, аның белән бергә атлый. Әмма моның аяныч ягы да бар – бу спорт төре белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны кими. Шунлыктан бүгенге көндә татар көрәшен популярлаштыру максатыннан төрле турнирлар үткәрәләр. Шуларның берсе бу көннәрдә, Мамадыш районы Кече Кирмән авылында узды.
Юрис Шәкүров – яшьтән спорт белән кызыксына. Әлеге мәхәббәте бүгенге көнгәчә дәвам итә. Әмма соңгы арада күңелен тырнап торган нәрсә бар. Татар көрәше өчен борчыла ул. Юрис Шәкүров милли спорт төре актуальлеген югалтмасын дип бар көчен куя. Районнан чыккан көрәшчеләр истәлегенә турнирлар оештырырга тырыша. Соңгысы Нурулла Хәбибуллин истәлегенә иде. Ул быел Кече Кирмән авылында 3нче тапкыр үткәрелде.
Әлеге спорт төре белән Нурулла Хәбибиуллин ныклап армия сафларыннан кайткач шөгыльләнә башлый. Шулай да күп тапкырлар Сабантуй батыры булырга өлгерә, Республикада да урыннар яулый.
Кече Кирмән төп мәктәбендә Нурулла Хәбибуллин истәлегенә уздырылган ярышларда барлыгы 13 командадан 90нан артык көрәшче катнашты.
Гөлинә Гыйльмуллина, Николай Михайлов, Илдар Хасанов, Фаиль Шайхетдинов, Татарстан яңалыклары, Мамадыш районы.