Нурлат районының «Сөләйманов» крестьян-фермер хуҗалыгында авыл хуҗалыгы техникасын 1 апрельгә әзерләп бетерергә ниятлиләр. Механизаторлар, иң җаваплы чорда ватылуларны булдырмас өчен, һәр двигательне, чәчү комплексын, чәчкечләрне тикшерәләр.
Кыска вакыт эчендә, сыйфатлы итеп язгы чәчүгә әзерләнергә кирәк. «Сөләйманов» фермер хуҗалыгы механизаторларының әле моңа кадәр сынатканнары юк. Чәчү башланганчы, илледән артык тәгәрмәчле трактор, чәчкечләр, культиваторларларны тәртипкә китерәчәкләр. Абыйлы-энеле Хворостьевлар, яшь булуларына да карамастан, тәҗрибәле игенчеләр.Үз машиналарын җентекләп карыйлар, бу көннәрдә слесарьларга тракторларны, агрегатларны көйләргә булышалар.
Алар абыйлы-энеле 7 ел инде чәчүдә дә, бөртек суктыруда да эшлиләр. Техниканы чәчүгә әзерләү дә җиңел түгел.
Язгы чәчүне тиз сыйфатлы итеп башкарып чыгу техниканы яхшы әзерләүгә дә бәйле. Стажлы белгечләр моны яхшы белә.
Тракторлар өчен запас частьләр, ашламалар, ягулык-майлау материаллары алдан әзерләнгән. Барысы да сәгать механизмы кебек эшләргә тиеш. Хәзер «Сөләйманов» крестьян — фермер хуҗалыгының Бикүле һәм Фома бүлекләрендә агрегатларны көйлиләр.1 апрельгә барысын да әзерләп бетерергә җыеналар.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Нурлат районы.