Республикадагы катлаулы килгән җәйдә, терлек азыгы әзерләү эшендә Саба районы хуҗалыклары оешканлык үрнәге күрсәтә.
Авыл хуҗалыгында эш барышы һава торышына турыдан туры бәйле. Җитешкән яшеллеклекләрне вакытында, дөрес технология белән җыеп алу хәзер төп максат. Саба җәмгыятенең Явлаштау филиалы җитәкчесе Алмаз Фазлыев эш барышын күз уңында тотып, басу, кырларны барлый. Яңгырлар бу якларда булмаган диярлек.
Явлаштау филиалынын барлыгы 1400 гектар чәчү, сөрү җирләре бар. Шуның 400 гектарын күпьеллык үләннәр тәшкил итә. Аны узган ел май аенда чәчкән булганнар. Кулга алып кысып караганда үлән суы чыкмаса, әзерлеген аңлата, — ди Алмаз Фазлыев. Ул җитәкче булу белән бер рәттән агроном эшен дә алып бара. Ягуар комбайнын иярләүче Фәнил Рәхимуллин үз артыннан баручы техникаларны тоткарлыксыз төяп чокырга озата. Барысы 8 техникага берүзе җитешә.
Фәнил Рәхимуллин быелгы язгы чәчүдә “Кыр батыры” исеменә дә лаек була. Район Сабантуенда бүләкләнә. Бу комбайны үзенә бик якын, чөнки өр — яңа вакытында утыра ул аңа. Урак вакытында да сынатмабыз, — ди. Сенаж төягән Камаз, тракторлар чокырга ашыга. Бүгенгесе көндә биредә ике трактор яшел массаны таптатуда. Механизаторлар туктаусыз эшләп тора.
Явлаштау филиалында 950 баш мөгезле эре терлек бар. Шуның 300е сыерлар. Сөт кереме ашатуга бәйле. Ел әйләнәсе маллар тук, азык запас белән булсын дип, биредә бүген бар көч азык әзерләүгә юнәлдерелгән.Өметләр чынга ашу ниятендә. Район күләмендә кичә бик шифалы яңгырлар явып үтте.
Ләлә Зәйнуллина, Райлә Галәвина, Рәзил Нигъмәтов, Татарстан яңалыклары, Саба районы.