Актаныш районы ветераннары актив тормыш белән яши. Матур традицияне саклап алар ел да балык тоту ярышына җыела. 2010 елдан алып уздырылып килүче бәйге бу юлы Шәрип күлендә оештырылды. Өлкәннәребез балык тотып кына калмады, табигать кочагында рәхәтләнеп ял итте.
Әнә шулай матур теләк белән кармакларын көйләп, суга сала балыкчылар. Флүр ага Бәхтиев ярыш узачагын ишетеп бирегә килгән . Олыимән авылының ветраннар оешмасы җитәкчесе үзе белән башкаларны да иярткән.
Шәрип авылы күле балык тотучылар өчен аеруча уңайлы күл буларак билгеле . Балыкчылар биредән ел әйләнәнәсе өзелми. Шушы авыл өлкәне Рәсим абый Гарипов та биредә еш була. Бүгенге чарага да ул зур теләк белән килгән.
Ярышта барысы 30 дан артык кеше катнашты. Арада ир-егетлзәрне дә хатын-кызларны да күрергә мөмкин иде. иң өлкән катншучылар исә 84 яшҗләрен тутырган абыйлар булды. Балык тотар өчен ике сәгатҗ вакыт бирелеп, алар арсыннан иң зур балык һәм иң күп балык тотучылар билгеләнде.
Әлеге матур традиөия ветераннар арасында 2010 елдан бирле яшәп килә. өлкәннәр анда ел саен теләп катнаша. Биредә бергәп күңелле итеп ял итә, узара аралаша гәпләшә дә.
Табигать кочагында гармун да көйләде, Саф һавада шахмат та уйнады ветераннар. Зур казанда пешкән уха, мәтрүшкәле чәй белән сыйландылар. Аерым номинацияләрдә урынга ирешүчеләр истәлекле бүләкләр белән хөрмәтләнде.
Регина Сәләхава, Ләлә Зәйнуллина, Татарстан яңалыклары. Актаныш районы.