Әнә шулай бур белән бәке тишеп, үзләренең яраткан шөгыленә кереште балыкчылар. Ел саен уздырылып үзенең масштабын киңәйтә барган балыкчылар ярышы быел Чөгәнә авылы күлендә оештырылып, бирегә теләге булган күп кенә балыкчыларны җыйды. Бәйгедә кармак тота белгән һәркем бу көнне балык тотуда үз осталыгын сынады. Балаларны да кертеп, балыкчыларның исәбе исә 90 нан артык иде.
Рафис ага Хаҗиев бу бәйгедә тәуге тапкыр гына катнашмый. Балык тоту белән яратып шөгыльләнә. Саф һавада йөрү сәламәтлеккә файдалы ди үзе.
Бәйгене 3 нче ел рәттән Актанышбаш авыл җирлеге уздыра. Балыкчылар белән бергә җанатарлары да, карарга килүче кунаклар да шактый иде.Бәке тишү ярышында да балыкчылар теләп катнашты. Иң җитез ир-егетләр арасында җиңүчеләр билгеләнде. Бәйрәмгә төшкән һәр кеше учакта пешкән кайнар уха, хашлама, хуш исле чәй белән сыйланды. Төрле номинацияләрдә җиңүгә ирешүчеләр кубок грамота һәм бүләкләр алды. Иң зур балык ттучы булып 4 яшьлек Хәбиб Хөснуллин танылса, иң яхшы балыкчы исеменә Әҗәкүл егете Азат Камалиев лаек булды.
Динә Нәҗметдинова, Регина Салахова, Марат Саррахов, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.