Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә, яралыларга ярдәм итү дәвам итә. Апас районы Танай-Турай халкы да бу эшкә чын күңелдән үз өлешләрен кертә. Авыл клубында алар бергә җыелып, яралылар өчен эчке киемнәр тегә.
Танай-Турай авылында яшәүче Рәйхана ханым бүгенге көндә Чури-Бурашта китапханәче булып эшли. Аның бу һөнәрдә гомуми хезмәт стажы 37 елдан артык. Махсус хәрби операциядә катнашып, яраланучылар өчен Турай клубында оештырылган изге эшкә ул теләп кушылган. Дәү әнисеннән үк калган, инде шактый күп еллык тарихы булган тегү машинасын да алып килгән. Шуның ярдәмендә яралыларга эчке киемнәр әзерли.
Гүзәл ханым Вафина – Танай-Турай авыл клубы мөдире. Ул — бу эшне оештырып йөрүче. “Изге ният белән саваплы гамәл башкарабыз. Һәр атнаның чәршәмбе көнендә шулай берләшеп, яралыларга эчке киемнәр тегәбез. Тукымаларны табуда авылдашлар бик ярдәм итә. Файдабыз булсын, ярдәмебез тисен дип чын күңелдән өлеш кертәбез”, — ди ул.
Биредә эш тоткарлыксыз бара. Кемдер кисә, кемдер тегә. Ә Алсу ханым Шәйхетдинова тукымаларны, тегелгән эчке киемнәрне үтүкләп, таслап тор. Ул шушы авылда туа, шунда үсеп, тормышка чыга. Авыл Советында сәркатиб булып эшли. Бүгенге көндә лаеклы ялда.