Республикабызның һәрбер раойн-авылларында да оста куллы, талантлы кешеләр бихисап. Алдагы видеоязмабыз да әнә шундый осталарның берсе, Мамадыш районында яшәүче Юрий Якушин турында. Авылдашлары аны җирле Кулибин дип йөртә. Ул кыска гына вакыт эчендә, мини-трактор ясап чыга. Әлеге техниканың зуррак вариантын алыштырырга сәләтле булган тракторны, Мамадыштагы хәбәрчебез Гөлинә Гыйлмуллина да күреп кайтты.
Тапшырулар тартмасыһәм мосты УАЗ машинасыннан, двигателе мотоблокныкы, запасть частьләрен Яр Чаллы шәһәреннән алып кайта. Эштән соң ике сәгать вакытын сарыф итеп 3 ай дигәндә Юрий Якушин үзе ясаган тракторга утыра. Иң беренче чиратта теләк булырга тиеш ди ир-ат. Аннан калганын интернеттан да карыйсың, башкалардан да сорыйсың.
Кулдан ясалган техника бер ел фасылында да тузан җыеп тормый. Язда сукага чыга, җәен бәрәңге өя, көзен арбасын тагып чүп түгә, кышын кар эттерә.
Кулибин техникасын булдыру өчен 60 мең сумнан артык акча кертә. Моннан тыш үзенең иске УАЗ машинасыннан күпме запас часть алына. Бүгенге көндә Юрий Якушин яшәгән йорт тирәсеннән узып китүчеләрнең күбесе туктап аннан бу тракторны сатуын сорыйлар. Әмма барлык күңелен биреп эшләгән техникасын сюжет герое бернинди акчага алыштырмыячагын әйтә.