Һава торышы көн дә үзгәреп тора. Көннең берсендә яңгыр, икенчесендә кар ява. Шул уңайдан республикабызда карны чистарту техникасы вакытында юлларны чистартарга тырыша. Районнарда да әлеге эш актив рәвештә алып барыла.
Әйтик, Актаныш районында “Актаныш юллары” оешмасының бөтен көче урамнарны кардан чистартуга юнәлтелгән. Район халкы әлеге эшчәнлектән канәгатьме? Әлеге сорауга җавап алдагы язмада.
Фидаил ага Гимазов актаныш юллары оешмасында дистә еллар хезмәт куя. Буген дә ул яраткан хезмәтендә, юлларны кардан арындыру эшендә катнаша. актаныш юллары оешмасы район үзәгендәге юлларны чистарта.
Юл читләренә өелгән карларны чистарту эшенә оешманың берничә техникасы җәлеп ителгән. 4 Камаз машинасы карларны төяп полигонга озата. Эшләр җай белән, башка техникаларга комачаулык тудырмыйча башкарыла.
Быел әле кар катламы калын булмаса да вакыты белән явып уткән яңгырлар юлларда бозлавыклар хасил итте. Бу юлларны карап торучы оешмага да өстәмә эшләр өстәде.
Актаныш урамнарында юлларны чистарту эшчәнлегеннән район халкы да канәгать. Машина йөртүчеләр әлеге юнәлештәге эшләрне яхшы дип бәяли.
Айзилә Батырханова, Регина Салахова, Марат Саррахов, Тартарстан яңалыклары, Актаныш районы