Кыш җиткәндә уңыш җыю өчен иң кулай вакыт. Югары Ослан районының “Заря” агрофирмасының 200 гектардагы бакчасында кызу эш кайный.
16 гектарда үстерелгән кара миләш уңышын җыялар. Тәлгәшләр мул булып өлгергән, хәзер уңышның витаминнарга бай, иң тәмле чагы. Хатын-кызларның эш сменасы сигез сәгатькә сузыла. Уңыш ярминкәләргә сатуга чыгарыла. Агрофирманың бакчачылык буенча баш агрономы Ринат Миначевның әйтүенчә, базарларда кара миләшкә ихтыяҗ зур, аны дәвалану өчен кулланалар, эчемлек ясау өчен эшкәртәләр. Өстәп шунысын да әйтик, галимнәр кара миләш эчемлегенең ковид вирусы активлыгын 97 процентка кадәр бетерү мөмкинлеген ачыклаганнар. Натураль эчемлекләр һәм яшел чәй вируска тискәре йогынты ясыйлар.