Республикакүләм фестивальләр берләшеп Татарстан буйлап иҗади сәфәр оештырды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылган «Йолдызлык» һәм «Безнең заман» фестивальләре лауреатлары барлыгы 20 районда чыгыш ясады. Буа шәһәрендә узган яшь йолдызлар концертын хәбәрчебез Искәндәр Гыймалтдинов та күреп кайтты.
«Йолдызлык» һәм «Безнең заман» фестивальләре лауреатларының иҗади сәфәре республиканың бик күп районнарын колачлады. Ә төп чара — Гала-концерт Буа шәһәрендә узды.
Концерт программасы гел үзгәрештә. Яшь йолдызлар тамашачга яңаларын да, инде моңа кадәр яратып тыңланганнарын да тәкъдим итте. Әлбәттә, берсеннән-берсе дәртле биюләр дә башкарылды.
Калада гына түгел салада яшәүче балаларга да зур сәнгатькә юл яруга, аларны барлуга ярдәм иткән фестиваль Татарстан Республикасының аерым бер горурлыгы. Буалылар өчен дә “Йолдызлык” фестивале лауреатлары чыгышы зур бүләк булды.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.