Татарстанда игеннәрнең һәр гектарыннан 38 әр центнер ашлык җыела. Республика читендә урнашкан Баулы районы аграрийлары да быел мул уңыш җыя. Кояшлы кызу көннәрдә уракны тиз арада тәмамлау өчен игенчеләр кырларда бар тырышлыкларын куеп эшли.
Вахит Исламгалиев крестьян-фермер хуҗалыгы-Баулы районында иң зурлардан санала. Аның оештырылуына утыз елдан артык. Бу вакыт эчендә Татарстанның көньяк – көнчыгышының үзенчәлекле климат шартларында төрлесен күрергә туры килгән. Оренбург далаларына якын кырларда да мул уңыш үстерергә мөмкин булуын раслаганнар.
Урып-җыю техникасын вакытында яхшы итеп әзерләгәннәр. Бу кыр — Оренбург өлкәсе белән чиктәш. Ашлыкның күп өлешен суктырып, амбарга кышкы саклауга урнаштырганнар. Ә амбарларны бөртек белән тутыру өчен 6 экипажга сезон ахырына кадәр 7 мең гектарда ашлык суктырырга кирәк. Көзге культуралар җыеп алынган. Бу көннәрдә җитен уңышын җыюга керешкәннәр. Җитен мае җитештерү өчен аны бик теләп алалар. Быел бу культура 320 да үстерелгән, уңыш мул, димәк җитен үстерү хуҗалыкка зур табыш китерә.
Хуҗалык икътисады планнарын җитәкчеләр билгели, ә авыл хуҗалыгы җитештерүе технологияләре өчен агрономнар җавап бирә. Илсур Хәлфетдинов хуҗалыкта озак еллар тракторчы һәм комбайнчы булып эшләгән. Быел 2 нче сезон агрономия күрсәткечләре өчен җавап бирә.
Яшьләр тәҗрибәле игенчеләрдән үрнәк ала. Риназ Сафиуллин 3 ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Көллиятне тәмамлагач, штурвал белән мөстәкыйль идарә итә. Моңа кадәр комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән.
Баулы игенчеләре барлык мәйданның яртысыннан артыгында уңышны җыеп алды. Киләчәк уңыш турында да онытмыйлар. Вакытында уҗымнарны чәчәргә, терлек азыгы әзерләргә кирәк.
Баулы егетләре дә яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз» 14 нче республика конкурсы финалына чыгарга дәгъва итә. «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук Казан дәүләт аграр университеты җиңүчселәргә призлар, акчалата бүләкләр, дипломнар әзерли. Ә конкурста теорияне, техниканы яхшы белгән, иң күп бөртек суктырып алган яшь комбайнчыларга өстенлек бирелә.
Дмитрий Второв, Альберт Сафиуллин һәм Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Баулы районы.