Буа районында мәдәния тйортын төзекләндер үэшләре дәвам итә. Илле еллап хезмәт иткән мәдәният йорты бинасы, төзекләндерүдән соң 432 урынлы булыр дип көтелә. Объектны үз вакытында эшләтеп җибәрү өчен, бүгенге көндә җитмешкә якын кеше көч куя. Мәдәният йорты кайчан файдалануга тапшырылачак? Бу турыда алдагы язмада.
Район мәдәният йортын үзгәртеп кору эше 3 мең ярымга якын квадрат метрда алып барыла. Төзекләндерү эшенә монтажчылар, бизәүчеләр, монолитчылар, металлистлар, түбә ябучылар һәм башкалар җәлеп ителгән. Марсель Йосыпов компрессорчы. Башка вазифалар белән бергә бинада тиешле температура тоту да аның өстендә.
Төзүчеләр бригадасы бригадиры Илдус Шәрәфетдинов Буада инде өченче объект төзи — Импульcны, яңа балалар бакчасын, хәзер инде РДКны. Тумышы белән әлеге шәһәрдән булган төзүче кечкенә вакытта мәдәният йорты сәхнәсендә җырлаган да әле. РДК яңаруга сөенечен яшерми.
Төзекләндерүдән соң мәдәният йорты бинасы шактый киңәячәк, аның артында урнашкан сквер хисабына да. Хәзер аның урынында заманча сәхнә булачак.
Төзүчеләр район мәдәният йортын яңартуның планда каралган срокта гамәлгә ашырылуын искәртәләр. Реконструкциядән соң мәдәният йорты агымдагы елның өченче кварталында ачылырга тиеш, диләр.
Камилә Мусина, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.