Җәй-тәмле һәм файдалы җиләкләр чоры. Яшел Үзән районындагы фермер хуҗалыгында 30 гектарда җиләк, кызыл карлыган үстерәләр. Кырлардан барлыгы 120 тонна җиләк җыярга ниятлиләр. Барлыгы 17 төрле сорт. Фермерлар санкцияләргә эләкмәгән – тәэмин итүгә бәйле проблемалар юк. Чыгымнар зур булганга, бәяләре да бик арзан түгел. Тулырак мәгълүмат сюжетта.
Тиздән бу түтәлләрдән кызарып пешкән җиләк җыярлар. Әлегә басу– яшел төстә. Салкын яз уңышның өлгерүен соңартты.
Үсентеләрне Италиядән кайтартканнар. Санкцияләр һич тә комачауламаган. Машиналар рекордлы срокта – бер атна эчендә кайтып җитә.
Үсентеләрнең бәяләре үзгәрмәгән,ә менә логистикага бәяләре арткан. Россия ашламалары магний, кальций, калий һәм бор бәяләре кыйммәтләнгән. Сатып алучыларны да үзгәрешләр көтә.
Яшел Үзән районының бу хуҗалыгы продукцияне нигездә республикага һәм Мәскәүгә җибәрә. Беренче җиләкләр кибеттә 1 июльдә күренер дип уйлыйлар.
Бизнес өчен катлаулы чорда фермерлар киңәергә җыена — маркетплейсларга чыгарга һәм өстәмә фирма сату урыннарын ачарга ниятлиләр.
Ия Кислицына, Дамир Мөхәммәтханов. Татарстан яңалыклары, Яшел Үзән районы.