Республикада җиләк культураларын, үсемлек чималын әзерләүне һәм эшкәртүне үстерү турында юл картасы имзаланды.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, проектны «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» гамәлгә ашыра. Алар проектка актив авыл халкын җәлеп итә, бизнес-планнар әзерләүдә эшкуарларга булыша. Чаралар кысаларында үсемлек чималын үстерү, әзерләү һәм эшкәртү буенча республика программасы эшләнә. Юл картасы Татарстан җитештерүчеләренә займнар, кредит-гарантия һәм лизинг ярдәме алганда өстенлеккә ия булырга мөмкинлек бирә.