Татарстан вице-премьеры — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Буа районында игеннәрне урып-җыюның барышын, терлекчелектәге эшләрнең торышын, авылга ярдәм итү программаларының ничек гамәлгә ашырылуын бәяләде.
Башта ул берничә крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Терлекләргә кышка азык әзерләү белән кызыксынды, ашлык саклау складларын, «Шәйхаттаров» хуҗалыгында балаларны тукландыру өчен кулланыла торган мал ите җитештерүне карады.
«Авангард» хуҗалыгында министрга яңа төзелә торган сөтчелек комплексын күрсәттеләр. Районда бөртекле һәм кузаклы культуралар барлык мәйданның 80 проценттан артыгында җыеп алынган. Хәзер уҗымнарны чәчүгә әзерлек бара.
Республика кырларында урак бара. 75 процент мәйданда бөртек җыеп алынган. Буа районының «Авангард» хуҗалыгында треспубликада беренчеләрдән булып уракны тәмамладылар. Коры һава шартларында планлаштырылган кадәр уңыш җыеп алмасалар да, игенчеләр үз эшләрен зур җаваплылык белән башкарып чыкты. Хәзер төп игътибар көзге чәчүне уңышлы үткәрү, башка культураларны югалтуларсыз җыеп алуга юнәлдерелде.
«Авангард» хуҗалыгының исеме җисеменә бик тә туры килә, ул һәрчак алдынгыгылар рәтендә. Язын чәчүне иң беренче булып тәмамлаганнар иде. Матур итеп сабантуен уздырдылар. 17 мең гектарда уракны да беренче булып төгәлләделәр. Ел бик авыр килде – 16 апрельдән бирле яңгырлар яумады. Уңыш узган елгыга караганда ике тапкырга кимрәк булса да, бодайның сыйфаты бик яхшы.
Сәгать механизмы кебек төгәл эшләделәр, техниканы вакытында әзерләделәр. Басуларда 32 экипаж эшләде. Шуларның 8е –гаилә экипажлары. Дмитрий Сидоров көнгә 15 бункер бөртек суктырып алган. Бу якынча 1000 центнер ашлык дигән сүз.
Дмитрий Сидоровның әтисе, абыйсы да комбайчы булып эшләгән. Хәзер үзенең улы да ярдәмчесе буларак уракта катнашкан.
Рәдис Төхвәтуллов берничә ел инде урып-җыюда хатыны белән бергә эшли. Быел башаклар аз булуга карамастан, уракны сыйфатлы һәм югалтуларсыз башкарып чыктылар.
Гадәттәгечә, иң яхшы механизаторлар күп ашлык суктырган өчен акчалата премияне кырда ук ала.
Бөртеклеләрдән тыш, кукуруз, соя, борчак һәм шикәр чөгендерен дә җыеп аласы бар. Көзге чәчү кампаниясенә барысы да әзер. Киләсе ел уңышына бер гектарга 130 килограмм тәэсир итүче матдә тупланган. Белгечләр фикеренчә, бу киләчәктә мул уңыш үстерүнең нигезе булып тора.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Буа районы.