Бүген иртәдән игенчеләр кабат кырларга чыкты. Урак кызганнан-кыза. Республика буенча һәр гектардан уртача 40 центнерга якын ашлык җыела. Алексеевск районы игенчеләре дә быел мул уңыш үстерде. Үстерелгән ашлыкны түкми-чәчми җыеп алу өчен бар көчләрен куялар. Мәдәният йортларының агитбригадалары да үзләренең чыгышлары белән игенчеләрне рухландырып, көч-күәт өстәп тора.
Алексеевск районы республиканың географик үзәгендә урнашкан. 86 мең гектар мәйданда 109 комбайн эшли. Уракның иң кызу мәле. Бункерлар бөртек белән тиз тула, машиналар да шунда ук килеп җитә.
Зур холдинг филиалы – “Северное Алексеевское” хуҗалыгында гектардан 40ар центнерга якын уңыш чыга. Бөртекнең дымлылык дәрәҗәсен даими тикшереп торалар, бөртек өлгергән кырларда суктыруга керешәләр.
Бөртек шунда ук киптереп, чистартыла. Игенчеләр быелгы муллыкка сөенеп бетә алмый!
Уракта районның иҗат коллективлары да тик ятмый. Игенчеләрнең кыска гына төшке аш вакытында яннарына барып, концерт куялар. «Русская песня» һәм «Дуслык» ансамбльләре төрле телләрдә үзләренең иң яхшы җырларын, биюләрен тәкъдим итәләр.
Агитбригада барлык хуҗалыклар игенчеләре алдында чыгыш ясый. Икмәк булса – җыр да була, диләр. Ә кырда яңгыраган дәртле җырлар игенчеләрне яңа уңышларга рухландыра, көч өсти.
…Дмитрий Второв, Владимир Юрков, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Алексеевск районы.