Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар. Икмәк булса, җыр да була дип яшәгән чорлар артта калган кебек тоелса да, адәм баласы өчен тамак туйдыру проблемасы бүген дә үз көчендә кала. Ит-сөт бәяләре югарыга сикермәсен өчен аяк терәп кышлатырлык терлек азыгы кирәклеген авылда туып үсмәгән кешеләр дә чамалыйдыр. Бу хакта сөйләшү өчен без студиягә Татарстан Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Наил улы Гариповны чакырдык.