Буа районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек башланды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчүгә чыгачак техниканы агрегатлауга керештеләр. Авангард хуҗалыгында язгы кыр эшләренә әзерлек ничек бара? Алсу Самигуллина язмасы шул хакта.
Биредә аерым ремонтланган детальләрне чәчкечләргә, культиваторларга һәм башка авыл хуҗалыгы техникасына комплектлыйлар. Илгиз Сөнгатов культиватор ремонтлый. Язын бу агрегат кырга чыгачак.
Тәҗрибәле механизатор Алексей Никитин та калышмый. Авангард хуҗалыгында ул инде 8нче ел эшли. Техниканы агрегатлау — җаваплы эш, дип сөйли. Әгәр эш дөрес башкарылмаса, кырга чыккач җитди пробемалар килеп чыгарга мөмкин.
Хуҗалыкта техниканы әзерләүгә 6 көн элек керешкәннәр. Хәзер механизаторлар басуларны тырмалау өчен техника җыя. Кар эрүгә, бу агрегатлар басуга чыгачак. Параллель рәвештә чәчү һәм урып-җыю техникасын, шулай ук сиптергечләрне ремонтлау тәмамланып килә.
Басуларда кар эреп бетүгә, беренче тырмалау агрегатлары эшкә керешәчәк. Узган ел бу эш 1нче апрельдә старт алган иде. Аграрчылар язгы кыр эшләрен узган елдагыдан да соңга калмыйча башларга өметләнә.
Алсу Сәмигуллина, Сирин Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.