Азнакай районында инде дистə еллардан артык сабанчылар ярышы үткəрелə. Быел да ул зур оешканлык белəн узды. Районның һөнәри осталыкка үткəрелгəн сабанчылар ярышларында 13 механизатор катнашты.
«Союз-Агро» ширкәте кырларында узган район ярышында иң тəжрибəле 13 механизатор катнашты һəм үз тəжрибəлəрен,осталыкларын күрсəттелəр.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, инде матур традициягә әверелгән кыр батырлары конкурсында катнашучыларны сәламләп һәм рәхмәт сүзләре белән сабанчылар бəйгесен ачты.
Район башлыгы тармакта озак еллар эшләгән ветераннарны,юбилярларны һəм туган көннəрен билгеләп үтүче механизаторларны котлап,жылы телəклəрен житкерде, бүләкләр тапшырды. Сабанчылар ике категориядə ярыштылар: сөрү һәм туфракны өстән эшкәртү буенча.
Жюри ярышларның барышын катгый бәялəп, җиңүчеләрне билгеләгәндә, буразналарның тигезлеген, туфрак эшкәртүдə тирәнлекне хезмәт иминлеге таләпләрен дөрес үтәүне исәпкә алып эш итте. Ярышның төп өлеше тәмамланганнан соң механизаторлар кул көрəше, таяк һəм аркан тартышу кебек күңелле спорт ярышларында көч сынаштылар. Бəйрəмчə рух белəн күңел ачып, ял иттелəр. Быел игенчеләр арасында беренче урынны «Союз-Агро»ширкәтеннән Сергей Алешин алды. Туфракны өстән эшкəртү буенча да жиңүче исеменə шул ук Союз Агро жəмгыятеннəн Фёдор Асмандияров лаек булды. Хəзер район игенчелəре терлеклəргə азык əзерлəүгə керештелəр.