Язгы чәчү кампаниясенең нәтиҗәлелеге һәм темплары техниканың ни дәрәҗәдә сыйфатлы әзерләнүенә бәйле булачак.
Республика хуҗалыкларында чәчкечләрне, культиваторларны, тракторларны ремонтлауны, агрегатларны көйләүне дәвам итәләр. Буа игенчеләренең кышкы мәшәкатьләре турында киләсе репортажда.
Быел «Авангард» агрофирмасы игенчеләре 30 мең гектарга якын мәйданда сабан кульутураларын чәчәргә планлаштыра. Шуларның 18 меңе-бөртекле культуралар. Моннан тыш, шикәр чөгендере, соя һәм терлекчелек өчен азык культураларын чәчү дә каралган.
Бу — хуҗалык кырларында узган елның августында төшерелгән кадрлар. Комбайннар, сиптергечләр һәм йөк машиналары сәгать механизмы кебек эшли. Техниканы уракка иң югары инженерлык дәрәҗәсендә әзерләгәнгә шулай.
Техника ремонтлау тәмамланып килә. Бар эшләр дә җылытылган комплекста башкарыла. Барлык шартлар да бар. запас частьләр җитәрлек.
Николай Кудряшов фикеренчә, техниканы ничек яхшы итеп көйләсәң, кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгуга ышаныч та күбрәк. Монда кимчелекләр була алмый.
Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен җитәрлек күләмдә ягулык-майлау материаллары, 6 мең тонна минераль ашлама әзерләнгән инде, чәчү планы билгеләнгән. Кырларга чыгу төп чәчү эшләренә кадәр үк планлаштырылган.
Хуҗалыкта барлык төр техниканы 1 нче мартка ремонтлап бетерергә җыеналар. Бер үк вакытта механизаторларны укытуны да оештырганнар.
Дмитрий Второв, Илдар Галәветдинов, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Буа районы.