Алдагы видеоязмабыз Зәй районыннан Фәнилә Шиһапова турында. Ул гомерен кешеләргә ярдәм итүгә багышлый. Социаль хезмәткәр булып раойнында яшәгән өлкән буын кешеләренә ярдәм итә. Игелекле хезмәте турында Әдилә Борһанова язмасында.
Социаль хезмәткәр Фәнилә Шиһапова үзенең карамагында булган Әкълимә әбине тәмле ризыклар белән сыйлый. Аңа 94 яшь, мөстәкыйль хәрәкәтләнә алмый, аяклары авырта. Изге күңелле, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торучы Фәнилә ханым кайгыртуына мохтаҗ.
Фәнилә ханым Куш-Елга авылында 8 кешегә социаль ярдәм күрсәтә. Көн дәвамында аңа һәркайсы янында булып, өлкән яшьтәге кеше өчен кыенрак булган эшләрне башкарырга туры килә. Әби-бабайлар да мактап кына телгә ала. Мактамаслык та түгел, 5 ел дәвамында күпме өлкән кешенең ярдәмчесенә һәм яраткан кызына әверелгән ул.
Ә мондый рәхмәтләре бу гомер эчендә күпме җыелгандыр?! Шуның берсе генә дә мең бәладән коткара ди бит. Фәнилә Шиһапова да шуңа ышанып, социаль хез¬мәткәр булуы белән горурланып яши.
Адилә Борһанова, Денис Ипатов, Зәй хәбәрләре