Махсус хәрби операция башланганнан бирле барлык республика халкы бердәм булып хәрбиләргә булганча ярдәм итү ысулларын эзли башлады. Бу изге эштән өлкән буын, яшләр, балалар да читтә калмады. Бүгенге көндә дә әлеге игелекле эш дәвам итә. Әйтик, Буа районының Түбән Наратбаш һәм Бикморза авылларында яшәүчеләр маскировка челтәрләре үреп җибәрәләр. Игелекле эшне раойнда яшәүче Рәшид Нәфыйков башлап җибәрә һәм авыл халкын да җәлеп итә. Теманы Буадагы хәбәрчебез Рөстәм Әхмәдуллин дәвам итә.