Мондый ярышлар 2017нче елдан бирле уздырыла. Приз фонды 2 миллион сум тәшкил итте. Нәтиҗәләр ясаганда һәм җиңүчеләрне сайлаганда әлеге оешмаларның районнан чыгучылар белән актив эшчәнлеге, социаль-мәдәни, спорт һәм иҗтимагый чараларда катнашу, муниципаль районнар белән уртак программаларны гамәлгә ашыру эше исәпкә алынды. Башкалада үткәрелгән бәйгедә беренче урынны Буа һәм Апас якташлык җәмгыятьләре яулады. Яр Чаллыда Актаныш якташлык җәмгыяте җиңү яулады. Муниципаль берәмлекләр Советы башлыгы Әгъзам Гобәйдуллин фикеренчә, һәр якташлык җәмгыятенең үз стильләре һәм почерклары бар. Һәм һәр коллектив үз эше өчен иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерергә тырыша.